Яңа Чишмә районында төрле илләр яулыкларының бизәкләре турында сөйләшкәннәр

Яулыкларның тарихын да барладык, дип сөйләде Мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина.

(Яңа Чишмә, 19 март, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Шушы көннәрдә Яңа Чишмә районы Чертуш авылы мәдәният йортында «Яулыгым — йөз аклыгым» дип исемләнгән кичә узды. Анда төрле илләрдән бүләкккә алып кайтылган яулыклар, аларның бизәкләре турында сөйләшкәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Яулыкларның тарихы, аларның бизәкләре турында фикер алыштык», дип сөйләде Мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина.

Иң кызыклысы, төрле илләрдән кайткан яулыклар белән таныштыру булды. «Күбесен улым төрле илләргә ярышларга баргач алып кайта, укучым Ринат Чехословакиядән, күрше авыл кызы Алсу Сәлахова Америка Кушма Штатларыннан алып кайтканнары бар. Ә күңелгә иң ятышлысы үзебезнең милли бизәкле яулык булды», — диде ул.