news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар милли ризыклары әзерләүгә багышланган мастер-класс узачак

Барлык теләүчеләрне өчпочмак, кыстыбый, бәлеш һәм чәк-чәк пешерергә өйрәтәчәкләр.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия башкаласының Татар мәдәни үзәгендә милли камыр ашларыбызны әзерләүгә багышланган мастер-класс үткәрелә.

Чара иртәгә, 20 февральгә билгеләнгән. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Татар милли автономиясе хәбәр итә.

14.00 сәгатьтә Кече Татар тыкрыгында урнашкан 8 нче йортта барлык теләүчеләрне өчпочмак, кыстыбый, бәлеш һәм чәк-чәк пешерергә өйрәтәчәкләр. Чара барышында «Татар моңнары» ансамбленең концерты да узачак. Чарага керү ирекле.

Мастер-классны «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мәскәү татарлары автономиясе оештыра.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot