Википедиядәге татар авыллары турында язмаларны анонимнар башкортныкы дип үзгәртә

Татарстанның көнчыгыш районнары - Актаныш, Азнакай, Баулы, Бөгелмә турындагы мәгълүматларга аноним авторлар башкортлар турында дөрес булмаган мәгълүмат кертә.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Татарстанның торак пунктлары турындагы мәкаләләрен Википедиядә урнаштырган. Аноним авторлар шушы язмаларга төзәтмәләр кертеп, биредә башкортлар яшәгән дигән белешмә бирә.

Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирас бүлеге фәнни хезмәткәре Сайрус Хәмидуллин Тарих институтында «Википедиядә тарихи контентны популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм проблемалар» түгәрәк өстәлендә шул хакта аңлатты.

«Татарстан торак пунктлары турындагы энциклопедияләргә нигезләнеп эшләдек. Бераздан бу материалларны аноним авторлар төзәтә яки, гомумән, бетерә башлады. Аларның кем булуы билгесез. Бу Татарстанның көнчыгыш өлешенә бәйле (Актаныш, Азнакай, Баулы, Бөгелмә) мәкаләләр», — диде Сайрус Хәмидуллин.

Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирас бүлеге фәнни хезмәткәре әйтүенчә, югарыда әйтелгән район авыллары турындагы мәкаләдә аноним авторлар үзләренең чыганакларына сылтама ясап, башкорт кешеләре торган дигән мәгълүмат кертә.

«Революциягә кадәр бу җирләр Уфа губернасына караган. XVIII–XIX гасырларда халык үзен башкорт, типтәр дип яздырган булган. Әмма аңларга кирәк: бу, хәзерге тел белән әйткәндә, милләтне түгел, ә сословиене аңлаткан», — диде Сайрус Хәмидуллин.

Галим хәзерге вакытта бу торак пунктларында башкортлар яшәгән дип язуны дөрес түгел дип саный. «Википедиягә үзенең торагы турында белергә кергән кешедә сорау туачак. 2002 һәм 2010 елларда халык санын алу нәтиҗәләренә нигезләнсәк, Актаныш, Азнакай, Баулы, Бөгелмә районнарында халык үзен татар дип әйткән», — диде ул.

Сайрус Хәмидуллин бу җирләрдә тикшеренү эшләре уздырган Американың Чикаго штаты профессоры Чарльз Стейнведелның хезмәтен дә телгә алды. «Анда ул „башкорт“ сүзен сословия мәгънәсендә бирелгәнен әйтә», — диде дәлилләп галим.