news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Сәләй Вагыйзов музее бөтендөнья бәйгесендә җиңгән

Биредә галим һәм педагог, туган тел әдәбияты һәм теле буенча 43 китап язган Сәләй Вагыйзовның шәхси әйберләре, хатлары, китаплары, фотосурәтләре урын алган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган елда Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов исемендәге музейга 5 ел тулды. Күптән түгел әлеге музей «Иң яхшы туган якны өйрәнү музее» беренче Бөтенроссия конкурсында катнашкан һәм «Музей-мемориал» номинациясендә беренче урынны алган.

Биредә шушы авылда туып-үскән галим һәм педагог, туган тел әдәбияты һәм теле буенча 43 китап язган Сәләй Вагыйзовның шәхси әйберләре, хатлары, китаплары, фотосурәтләре урын алган. Ә музей ишегалдында чын артефактлар булган борынгы йорт җиһазлары саклана. Бу хакта «Бердәмлек» газетасы хәбәр итә.

Рус Байтуганы авылында яшәүче фельдшер, туган якны өйрәнүче Нурания Абзалова тырышлыгы белән булдырылган музейга Самара өлкәсеннән генә түгел, башка төбәкләрдән дә туристлар килә. Музей әле бик яшь булуына карамастан, Нурания апаның тырышлыгы белән инде бөтен илгә танылып өлгергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100