news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элның татар үзәге Муса Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге игълан итте

«Җәлил һәм аның көрәштәшләренең әсәрләрен сәнгатьле уку, костюм киеп һәм музыкаль бизәлеше белән чыгыш ясаучыларга өстенлек бирәбез», — диде оештыручылар.

Марий Элның татар үзәге Муса Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге игълан итте
Михаил Захаров/архив

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Марий Эл Татар милли-мәдәни үзәге Марий Эл шәһәр администрациясе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Мансур Гаязовның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге уздыра. Шәһәрара бәйгедә җиңүчеләр төбәкара бәйгедә катнашачак.

«Чикләүләр булмаса, шәһәрара бәйге 15 февраль 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар милли-мәдәни үзәгендә башлана. Чикләүләр була калса, бәйгене онлайн уздырачакбыз. Бәйгегә килә алмаучылар видеоязмаларын гына да җибәрә ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең сәнгать җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов.

Жюри әгъзалары катнашучыларның әсәрнең сәнгатьле укылышына гына түгел, аның асылын һәм идеясен тыңлаучыларга җиткерү, репертуарны сайлау, костюм һәм музыкаль бизәлеш куллануга да игътибар итәчәк, шагыйрләрьнең аз укылган әсәрләре хупланачак. Әсәрләрне татар, рус һәм мари телләрендә сәхнәләштерергә мөмкин.

«Бәйгедә татар булмаган балалар да татарча сөйләшергә тырыша. Фронтовик-шагыйрьләрнең әсәрләрен хәтта мари телендә сөйләүчеләр дә бар. Катнашучыларның яше чикләнми. Узган ел бәйгедә катнашкан иң олы апага 87 яшь иде. Чукотка, Курган, Пермь, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чувашия, Татарстаннан актив катнашалар», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бәйгедә сәламәтлеге чикле булган балалар да катнашырга теләк белдергән. «Аларны тыңлагач, каз тәннәре чыга. Гомумән, 5 яшьлек балалар да фронтовик-шагыйрьләрне белеп үсә. Мари авылыннан бер рус теле укытучысы укучыларын әзерли, гәрчә Җәлилнең шигырьләре мәктәп программасында каралмаса да. Башка милләт кешеләренең татар әдәбияты белән кызыксынуы куандыра», — ди Гәрәй әфәнде.

Катнашучылар берничә төркемгә бүлеп бәяләнәчәк: балалар бакчасы, башлангыч сыйныф, урта сыйныф, өлкән сыйныф, студентлар һәм студент яшеннән өлкәнрәкләр.


15 февральдә шәһәрара бәйгедә катнашып, I–III урын алганнар бәйгенең төбәкара этабына үтә. Төбәкара бәйге 19 февральдә уза. Җиңүчеләргә дипломнар һәм татарча китаплар тапшырыла. Җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары бирелә.

Чыгышларны Марий Элның халык артисты Наилә Сөләйманова, Марий Элның атказанган сәнгать эшлеклеләре — Светала Акчурина, Равия Мусина, Хәйдәр Баляев, татар үзәге җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов һәм Татарстанның татар мәдәният үзәге хәзмәткәрләре бәялиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100