Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Адвокат Гөлнара Сергеева: Улым җанисәптә үзен татар дип язар дип өметләнәм
Аның сүзләренчә, улының балалары татар телен бик белеп бетермәсәләр дә, телне аңлый.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясенең атказанган юристы, «SERGIS» адвокатлар коллегиясе адвокаты Гөлнара Сергеева Бөтенроссия халык санын алуда улының үзен татар дип яздырачагына өметләнүен әйтте.
«Минем гаилә катнаш никахлы, ирем рус, ләкин үз балаларым белән сөйләшәм инде, үзегезне ничек күз алдыгызга китерәсез, дим. Гадәттә, гаиләдә бала нинди мохиттә үссә, шул телне сайлый да, милләтен дә шуны күрсәтә. Улымның хатыны татар, шуңа күрә үзен татар дип язар дип өметләнәм. Үзе уйлап бетерер инде», — диде ул Милли шура утырышыннан соң журналистларга.
Гөлнара Сергеева әйтүенчә, улының балалары татар телен бик белеп бетермәсәләр дә, телне аңлый. «Алар белән әби-бабай татар телендә сөйләшә», — диде.
Гөлнара Илдус кызы Сергеева ТАССРның Биектау районы Дөбъяз авылында 1960 елның 5 июнендә туган. Ире рус милләтеннән, Григорий Сергеев ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары булып эшләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз