news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сергеева: Халык санын алуда басым булырга тиеш түгел

«Хокук бозуларга чарасын күрәчәкбез», — диде.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган юристы, Россиянең мактаулы адвокаты Гөлнара Сергеева Бөтенроссия халык санын алуда хокук бозулар, халыкка басым булырга тиеш түгеллеген искәртте.

«Татар теле дип өндәсәк тә, басым ясамыйбыз, кешеләр үз теләге белән сайлый. Пропаганда бер хәл, тик басым булырга тиеш түгел. Хокук бозуларга чарасын күрәчәкбез», — диде Гөлнара Сергеева.

Ул җанисәптә кешенең яшәү чыганагы, эш урыны кайдалыгы турында сораулардан шикләнмәскә киңәш итте.

«Шул рәвешле, күпме кеше эшли, күпмесе укый икәнен беләбез. Хезмәт хакына яшиме, стипендиягәме. Торак шартлары турында да мәгълүмат кирәк. Шул җаваплардан чыгып, кайда җылыту, кайда кайнар су юклыгы билгеләнә, программалар Россиянең сәясәте төзелә», — диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100