news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сергеева: Җанисәптә телләрне язганда, өстен саналганын беренче язу кирәк

«Өйдә әти-әни нинди телдә сөйләшкән, үзең белеп бетермәсәң, ләкин аңласаң да, татар теле дип язарга кирәк. Татар дип күрсәтергә телне аңлау да җитә», — диде.

Гөлнара Сергеева: Җанисәптә телләрне язганда, өстен саналганын беренче язу кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган юристы, Россиянең мактаулы адвокаты Гөлнара Сергеева, Бөтенроссия халык санын алганда, телләрне өтер аша язсаң, өстен саналганын беренче язарга кирәклеген искәртте.

«Беренче урында торган тел статистикада исәпкә алына. Телләрне санап киткәндә, „Рус, татар теле“ дип язса, рус теле генә исәпкә алыначак, башта татар телен язса, татар теле исәпкә алыначак. Кеше уйларга тиеш: ике милләтне язса да, үзенең милләт телен беренче урынга куярга тиеш», — диде.

Гөлнара Сергеева күпме кеше үзен татар дип яздырса, татар мәдәнияте, мәгарифе буенча социаль программаларны бюджеттан финанслау шуннан чыгып билгеләнәчәген әйтте. «Өйдә әти-әни нинди телдә сөйләшкән, үзең белеп бетермәсәң, ләкин аңласаң да, татар теле дип язарга кирәк. Татар дип күрсәтергә телне аңлау да җитә», — дип киңәш итте.

Юрист җанисәпнең телләр турында белешмәләрнең бердәнбер чыганагы булуын искәртте. «Без телләр сакланышын, дөрес милли состав булуын кайгыртабыз, моннан чыгып, бюджет күләме, илнең социаль-икътисади үсеше дә дөрес фаразланачак», — диде.

Гөлнара Сергеева балигъ булмаган балалары булган ата-аналар алдан ук нинди милләтне сайлауларын билгеләп куярга тиешлеген искәртте. «Бала әле сөйләшмәсә дә, ата-аналар татар телендә аралашса, алар баласының телен дә татар теле дип язып куя ала», — дип белдерде.

Ул, шулай ук, катнаш гаиләдә конфликт булмасын өчен, баласын нинди милләт вәкиле итеп яздырасын әти-әниләр алдан уйларга тиеш, дип киңәш итте.

«Без татар теле үссен дип өндибез, мәдәният, традицияләр өстен тора. Шулай да, кеше телен, милләтен үз теләге белән сайлый, бернинди басым булырга тиеш. Юристлар эше дә шуннан гыйбарәт. Басым турында мөрәҗәгатьләр булса, законлы юл белән чарасын күрәчәкбез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100