news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Яңа елны #Такташ120 шигъри флешмобы белән башлый

Һади Такташ иҗатын яратучылар социаль челтәрләргә шагыйрьнең әсәрләрен видеога яздырып кертәчәк.

Язучылар берлеге Яңа елны #Такташ120 шигъри флешмобы белән башлый
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2021 елның беренче гыйнварында Татарстан Язучылар берлеге татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби флешмоб уздыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә берлек рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.

«Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләрендә Һади Такташның шигырьләре, поэмаларыннан өзекләр укылачак. Моннан тыш, Такташка багышлап язылган башка авторларның шигырьләре дә керәчәк. Әдәбият галимнәребезнең Такташ шәхесенә булган фикерләре дә урын алачак. Акциядә шигърият сөюче барлык кешеләр дә катнаша ала. Алар видеоязмаларын #Такташ120 хештегы белән урнаштырырга тиеш», — диде ул.

Рәмис Аймәт әйтүенчә, Һади Такташның шигырьләре татар һәм башка телләрдә яңгыраячак. «Такташ әсәрләренең тәрҗемәсе дә бар, аларны Интернеттан табарга мөмкин. Һади Такташ шәхесенә һәм иҗатына ел буе игътибар күрсәтәчәкбез. Хыялыбыз — Такташның Казандагы һәйкәле янында шигърият бәйрәмен оештыру», — диде Рәмис Аймәт.

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 нче елның 1 нче гыйнварында Мордовиянең Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда 1911 нче елдан 1913 нче елның ахырына кадәр укый. Бу вакытта ул «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр яза.

1923-1924 елларда Чаян журналының җаваплы сәркатибе, 1923 елда «Җир уллары трагедиясе» Һәм башка шигырьләр» беренче җыентыгы дөнья күрә. 1924 — «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын трибунадан укуы белән зур популярлык казана. 1925 — «Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе. 1926-1929 — «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе. 1926 — «Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе. 1929-1931 — «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе.

«Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм «Мәхәббәт тәүбәсе»(1927), «Алсу»(1929), «Мокамай» кебек лирик поэмалары билгеле. 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100