news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Рауль Мирхәйдәров «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә язучының 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсендә узды.

Язучы Рауль Мирхәйдәров «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин язучы Рауль Мирхәйдәровка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кушуы буенча Рауль Мирсәет улына Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Тулы вәкаләтле вәкиллек заказы буенча әзерләнгән истәлек билгесе тапшырылды, диелгән вәкиллек матбугат хезмәтендә.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә язучы Рауль Мирхәйдәровның 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсендә узды.

Казаннан юбилярны котларга ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов барган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100