news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольятти татарлары балаларны түбәтәй ясарга өйрәтә

Әлеге чараны Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Тольятти шәһәрендә балалар өчен түбәтәй ясау буенча мастер-класс булган. Түбәтәйне катыргы һәм төсле кәгазьдән ясаганнар. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Әлеге чараны Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.

Балалар үз куллары белән татар түбәтәйләре ясаган, шулай ук кызыклы дәрескә өлкәннәр дә кушылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot