news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары тарихы турында китапны интернеттан алып була

Бу басмада Алтын Урда чорында Кыргый басуда нигез салынганнан бирле Пенза өлкәсенең үсеше турында белешмә тупланган.

Пенза татарлары тарихы турында китапны интернеттан алып була
http://tatar-congress.org

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). «Литрес» сервисында Фатыйх Зюзин һәм Рәшит Алюшевның «Пенза өлкәсе татарлары тарихы» китабының беренче томы чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Пенза татарлары тарихына багышланган бу китап борынгы чорларны һәм бүгенге көнне үз эченә ала. «Бу басмада укучы тарихи вакыйгалар турында бик күп кызыклы фактлар таба, Алтын Урда чорында Кыргый басуда нигез салынганнан бирле Пенза өлкәсенең үсеше белән таныша ала», диелә бу хәбәрдә.

Китап 850 биттән һәм 275 рәсемнән тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100