Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбедә Тукай һәйкәле өчен акча җыюда катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар
Татар җәмәгатьчелеге активистларын Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәне Даими вәкиле бүләкләде.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов татар җәмәгатьчелеге активистларына Мактау грамоталары тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чиләбе шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә акча җыюда катнашканы өчен Чиләбенең татар җәмәгатьчелеге активисты, пенсионер Илгиз Рәүпов һәм шагыйрь, язучы, Чибәркүл татар җәмгыяте активисты Нурислам Айбулатов Татарстан Республикасының Даими вәкиллегенең Мактау грамоталарына лаек булды, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз