news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Балтач районында яшәүчеләр татарча диктант язачак

Балтач районында яшәүчеләрне татар hәм башкорт телләрендә диктант язарга чакыралар.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 100 ел тулу hәм Бөтендөнья татарча диктант язу чарасы көне уңаеннан башкорт hәм татар телләрендә диктант язачак. Бу турыда Башкортстанның "Балтач таңнары" газетасы хәбәр итә.

"Татарча диктант" акциясе 2016 елдан алып үткәрелә. Узган елда оештырылган акциядә 28 ил, Русиянең 40тан артык төбәге катнашкан. Быел “Татарча диктант2019” акциясенә Кытай, Яңа Зеландия, Швеция, Венгрия кушылачак.

Теләге булган hәр кеше Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә килеп, башкорт яки татар телләрендә диктант яза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot