news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр татар посткроссинг сервисы турында: Аралашу өчен яңа һәм кызыклы мөмкинлек

Төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре татарча тәбрикләмәләр җибәрү сервисын уңай бәяләде.

Яшьләр татар посткроссинг сервисы турында: Аралашу өчен яңа һәм кызыклы мөмкинлек
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашкан делегатлар татар посткроссинг сервисында теркәлде. Татар посткроссинг платформасы — «Миллиард татар» һәм «Хатлар йорты» сервисының уртак проекты. 

«“Миллиард татар”- бөтен дөнья татарларын туплау өчен бик әйбәт проект, дип саныйм. Сервис аша шәһәрдә генә түгел, авылда яшәгән татарларны да табып була. Мин үзем дә тәбрикләмә җибәреп карарга телим. Башта мин үземнең төбәктәге шәһәргә җибәрер идем, аннан соң башка төбәкләргә. Кызганыч, Башкортстанның күп шәһәрләре проектка кушылмаган әле», — дип сөйләде Башкортстаннан килгән татар егете Самат Дәүләтшин. 

Чиләбедә яшәүче Руфинә Сәлахетдинова татарча открыткалар җибәрү сервисының төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен кирәк булуын ассызыклады. «Тәбрикләмә җибәрү — бик кызыклы идея. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә татарча открыткалар табып булмый. Ә монда өйдән дә чыкмыйча, татар телендәге тәбрикләмә җибәреп, якын кешеләрне сөендереп була. Ул бөтен дөньядагы татарлар белән аралашу өчен дә зур мөмкинлек», — ди ул. 

Екатеринбургтан килгән Гүзәлия Яхина да хат җибәрү теләге булуын әйтте. «„Хатлар йорты“ проектын бик файдалы дип саныйм. Бу проект — төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга үзара аралашу өчен яңа һәм кызыклы мөмкинлек. Хатлар алышкан кешеләр белән кунакка йөрешергә дә кызык булыр иде. Тәбрикләмәләрнең милли бизәкле һәм татар телендә булуы бик ошады», — ди ул.

Ресурста теркәлү анда теркәлү очраклы татар кешесенә оригиналь открытка җибәрү һәм шундый ук очраклы кешеләрдән хат алу мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100