news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта балалар өчен татар теле курслары башлана

Дәресләр, яшь үзенчәлекләренә карап, ике төркемдә үткәреләчәк.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта балалар өчен «Тәрбия» дип аталган татар теле курслары башлана. Беренче дәресләр октябрь аенда ук башланачак. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.

Курсларны «Урал таулары» региональ иҗтимагый оешмасы үткәрә.

«Глобальләшү шартларында һәр кешегә берничә тел белү зарур. Без Екатеринбургта татар телен өйрәнергә тәкъдим итәбез. Әгәр элек татар теле мохитен әби- бабайлар янында гына булдыру мөмкин булса, хәзер татар телен өйрәнергә теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә ала», — диде балаларыга татар теле укытучы Эльза Мөдәрис кызы.

Татар теле дәресләрен профессиональ педагоглар үткәрәчәк. Дәресләр, яшь үзенчәлекләренә карап, ике төркемдә үткәреләчәк. Беренче төркемгә - 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрле балаларны, икенче төркемгә 7 яшьтән 12 яшькәчә балалар чакырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100