news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның балалар бакчасында татар халык уеннары үткәрелде

Алар «Кабыргалы-тамчылы», «Чума үрдәк, чума каз» һәм башка халык уеннарында бик теләп уйнады.

Азнакайның балалар бакчасында татар халык уеннары үткәрелде
http://aznakaevo-rt.ru/news/

(Азнакай, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Айгөл Шәрифуллина). Азнакайда «Мәдәни үзәк» иҗат коллективы балаларны татар халкының сәнгате белән таныштырды. 16 сентябрьдә «Uen Fest» фестивале кысаларында «Мәдәни үзәк» иҗат коллективы «Улыбка» 18нче балалар бакчасында татар халык уеннарын үткәрде. Бу турыда район басмасы яза.

Чараның төп максаты балаларда халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Аларда татар халык уеннары, халык фольклоры һәм гореф-гадәтләре аша уңай әхлакый сыйфатлар формалаштырырга ниятләнгән.

Балалар татар халкының сәнгате, татар уеннарының төрләре белән танышты. Алар «Кабыргалы-тамчылы», «Чума үрдәк, чума каз» һәм башка халык уеннарында бик теләп уйнады. «Улыбка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәкдим ителгән татар биюен карап, үзләре дә халык көйләренә кушылып биеделәр.

Бу очрашу балаларга яхшы кәеф һәм бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100