news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәрендә Гөлчәчәк Сөләйманова истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Гөлчәчәк Габделхак кызы Сөләйманова бөтен гомерен социаль өлкәдә эшләүгә багышлый.

(казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы халыкны социаль яклау бүлеге бинасына танылган милләттәшебез Гөлчәчәк Сөләйманова истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды.

Гөлчәчәк Габделхак кызы Сөләйманова бөтен гомерен социаль өлкәдә эшләүгә багышлый. Ул 28 елдан артык Засвияжье районының халыкны социаль яклау тармагында хезмәт итә. Милләт җанлы җитәкче узган елның 12 июнендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Гөлчәчәк Сөләйманованың бөтен хезмәт юлы аерым игътибар бирүне сораган гражданнар — өлкән буын вәкилләре, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, балигъ булмаган балалы гаиләләр, шул исәптән күп балалы гаиләләр белән бәйле була.

Ул ветераннарның проблемалы мәсьәләләрен хәл итү буенча Засвияжье районының сәнәгать предприятиеләре — автозавод һәм механика заводы җитәкчеләре белән зур эш алып бара.

Соңгы елларда аның инициативасы буенча «Когда по ночам снится хлеб», «Детство опаленное войной», «Ах милый, если б не было войны» дигән брошюралар басылып чыга. Анда блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең, солдат тол хатыннарының, фашист концлагерьлары тоткыннарының истәлекләре урын алган. Ул сугыш ветераннарының тол хатыннары белән шәхсән таныш була, аларның өйләренә барып хәлләрен белә.

Тынгысыз йөрәкле Гөлчәчәк Сөләйманова җәмәгать эшләре белән дә бик теләп шөгыльләнә. Хатын-кызларның мәнфәгатьләрен яклау, аларның иҗтимагый-сәяси, экономик һәм мәдәни тормышта ролен арттыру максатында районның хатын-кызлар советы составында актив эш алып бара.

Шулай ук районның татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеген киңрәк җәелдерүгә, дәрәҗәсен күтәрүгә дә бәһасез өлеш кертә. Ул бер генә милли-мәдәни һәм дини чарадан да читтә калмый. Аның игелекле эш-гамәлләре хезмәттәшләре һәм өлкәбез халкы күңелендә озак еллар сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100