news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәре төрек симпозиумында татар әдәбиятында ирек темасына чыгыш ясый

Халыкара фәнни җыенда Татарстаннан — Флера Сәйфуллина, Төркиядән Рамилә Йылдырым-Яруллина, Чулпан Зариф-Четин катнаша.

Татар галимнәре төрек симпозиумында татар әдәбиятында ирек темасына чыгыш ясый

(Истанбул, 18 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар галимнәре Төркиянең Ататөрек исемендәге университеты оештырган халыкара фәнни симпозиумга катнашалар. Бу хакта симпозиумны оештыру комитеты һәм шагыйрә-галимә Чулпан Зариф-Четин хәбәр итә.

«Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» дип исемләнгән фәнни җыенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Флера Сәйфуллина, Инөнү университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым, Төркиянең Кавказ университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы доценты Чулпан Зариф-Четиннең чыгыш ясаулары көтелә.

Симпозиумда Флера Сәйфуллина «Татар мәгърифәтчелек әдәбиятында хатын-кыз иреге мәсьәләсе»; Рамилә Яруллина-Йылдырым «1905 елгы түнтәрелеш һәм татар әдәбияты»; Чулпан-Зариф-Четин «Өметсез хөррият: түнтәрелешләр һәм Сәгыйть Рәмиев» дип исемләнгән докладларын укыячаклар. 

«Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» халыкара фәнни симпозиумы 18-19 июнь көннәрендә үтә. Аны Эрзурум шәһәрендәге Ататөрек исемендәге университет zoom платформасында онлайн уздыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100