news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә заманча татар сәнгате күргәзмәсе ачылды

Үз эшләрен Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашия, Кырым, Беларусь, Кыргызстан һәм Канададан 88 автор тәкъдим итте.

Мәскәүдә заманча татар сәнгате күргәзмәсе ачылды

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева).Мәскәү Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында заманча татар сәнгатенә багышланган экспозиция ачылды.

Үз эшләрен Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашия, Кырым, Беларусь, Кыргызстан һәм Канададан 88 автор тәкъдим итте.

Мәскәү Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары - Россиянең атказанган рәссамы Петр Радимов күргәзмә өчен әсәрләрнең илнең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән бик озак җыелуын әйтте.

«Татар сәнгате - ул интернациональ сәнгать, ул бу мәдәниятнең халыкара таралуын күрсәтә. Биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортстан һәм хәтта Канададан килгән рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән. Безнең һәрберебездә татар каны бар, диләр», - диде Радимов.

Мәскәү Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, Татарстандагы хезмәттәше — ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиһабиев белән бергә күргәзмә залында җыелган рәссамнарга истәлекле грамоталар тапшырды.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да булды. Ул рәссамнарга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына вәкиллек тарафыннан әзерләнгән истәлекле билгеләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100