Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нью-Йоркта уздырылган Сабан туена АКШның төрле штатларыннан кунаклар килде
Уеннардан иң җәлеп иткәне аркан тартышу булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 июнь,”Татар-информ”). Күптән түгел АКШта, Нью-Йорк шәһәренең Эйзенхауэр паркында, Сабан туе үткәрелде. Татар милли бәйрәменә Нью-Йоркның үзеннән, Нью-Джерси штатыннан, шулай ук Коннектикут, Мэриленд, Пенсильвания штатларыннан барлыгы 300дән артык кеше җыелды.
Татар халкының рәсми булмаган гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры (аның сүзләрен Г.Тукай язган, шуны халык үзе көйгә салган) белән ачылган Сабан туенда традицион котлаулар булды, җыр-биюләр, конкурслар, команда белән спорт уеннары үзенә бөтереп алды.
«Атаны» татар ассоциациясе исә Сабан туеның традицион бизәкләре булган ярышлар – капчык киеп, эченә йомырка салынган кашып кабып узышу һ.б. оештырды, арада иң җәлеп иткәне аркан тартышу булды. Сабан туе милли биюләрсез, милли ашларсыз үтми, бу юлы да кунаклар гаять шат калды, дип хәбәр итә etatar.ru татар эшлекле газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз