news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Ислам дине тарихына багышланган кичә узды

Чараның махсус кунагы - Ризаэтдин Фәхретдиннең оныкчыгы Чеслав Сымонович та аудитория алдында чыгыш ясады.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Татар халкы тарихында ислам» дип аталган иҗади кичә булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади чарага тарихчылар, көнчыгышны өйрәнүчеләр, татар җәмәгатьчелеге, яшьләр хәрәкәте вәкилләре чакырылган иде.

Кичәне күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Алюшев һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова алып барды. Аллар ислам тарихы турында сөйләде.

Чараның махсус кунагы - Ризаэтдин Фәхретдиннең оныкчыгы Чеслав Сымонович та аудитория алдында онлайн чыгыш ясады.

Кунаклар игътибарына шулай ук Милли әдәбиятлар китапханәсе фондларыннан «Ислам дөньясы» дигән китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим ителде. Кичә җылы дустанә шартларда узды. Кунакларга музей тарафыннан нәшер ителгән «Тәрбияле бала» китаплары бүләк иттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100