news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нягань шәһәрендә Наил Гаетбаевның «Аты барның — дәрте бар» спектакле булды

«Ут күршеләребезнең һәрвакыт шулай туганнардай аралашып яшәүләре күңелләргә рәхәтлек өсти», — дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова,

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 16 майда Нягань сәхнәсендә Югорск шәһәренең үзешчән сәнгать театры «Тулпар» коллективы Наил Гаетбаевның «Аты барның — дәрте бар» исемле спектаклен уйнады.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Нягань шәhәренең «Ватан» татар мәдәни — агарту җәмгыяте оешмасының идарә рәисе Рина Исхакова әлеге спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр Резидә Сәлаховага, театр җитәкчесе Лилия Хөсәеновага, театр артистларына рәхмәт белдергән.

«Ут күршеләребезнең һәрвакыт шулай туганнардай аралашып яшәүләре күңелләргә рәхәтлек өсти. Югорск шәһәрендә татар театры төбәктәге башка шәһәрләргә караганда киң үсеш алып килә», — дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова,

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100