news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.

Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
tatarstan.ru

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат була. Аңа 27 яшь туларга 11 көн калган була.

Тантанада Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

26 апрельдә 12.00 сәгатьтә һәйкәл янында шагыйрьнең туган көненә багышланган чара узачак. Быел бөек мәдәният эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.

  • Габдулла Тукайга һәйкәл Мәскәүдә 2011 елда 26 апрель көнне ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100