news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан флешмоб уздыра

Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 2022 елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан шигъри флешмоб уздыра.

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Язучылар берлегенең аккаунтларында шагыйрьләр-язучылар үзләренең шигырьләрен укый. Флешмоб көн дәвамында барачак.

Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен, #халыкара шигърияткөне хештегы белән шигырь укыган видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне катнашырга чакырабыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot