news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия татарлары лидеры Хәйдәр Сафиуллин төбәктә татарлар саны артуын әйтте

Татарлар күпләп яши торган Комсомол һәм Батыр районнары халык саны арту күрсәткече буенча алга чыккан.

Чувашия татарлары лидеры Хәйдәр Сафиуллин төбәктә татарлар саны артуын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин төбәктә татарлар саны артуын әйтте.

«Узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Чувашия Республикасында 36 меңнән артык татар бар иде. Быел 40 меңнән артыр дип уйлыйбыз. Бездә Ислам дине кушканча яшәүче 3-4 балалы гаиләләр күп. Татарлар күпләп яши торган Комсомол һәм Батыр районнары халык саны үсүе буенча алга чыктылар», — диде Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, 2010 елда узган җанисәп вакытында мишәрләр һәм болгарлар дип язылучылар да булган. Чувашиянең Милли-мәдәни автономиясе татарлыкны аңлату эшен дөрес алып бара алса, аның рәисе 2021 елгы җанисәптә татарлар саны 40 меңнән артасына шикләнми.

«Алар бу юлы аңга килерләр дип уйлыйм. Мишәр бит ул диалект — тел үзенчәлеге генә. Бездә татар каны ага», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

Халык санын алу уңаеннан Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе «Мишәр» ансамбле белән барлык авылларны, шәһәрләрне йөреп чыгарга җыена. «Татарлыкны, халык санын алуга җаваплы карарга кирәклеген аңлатырга телибез. Безгә бу эштә булышырга теләүчеләр күп», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100