news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә мөһаҗирлеге турында китап чыкты

Галим Мәртхан Дүндар язган китап «Сөембикәнең күз яшьләре: Идел-Урал төркиләренең Көнчыгыш Азиягә күченүләре» дип атала.

Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә мөһаҗирлеге турында китап чыкты
Рушания Алтай

(Истанбул, 18 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә күченүләре турында «Сөембикәнең күз яшьләре: Идел-Урал төркиләренең Көнчыгыш Азиягә күченүләре» дип аталган китап дөнья күрде. Аның авторы — Анкара университеты япон теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Мәртхан Дүндар.

Төрек галиме әсәрдә Идел-Урал төбәгендәге татар-башкортларның Ерак Көнчыгыш илләренә күченү тарихын һәм сәбәпләрен тәфсилләп яктырткан.Татарлар турында тарихи һәм гомуми мәгълүматлар китергән. Россия һәм Япония тарихы һәм аларның XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы дәүләт сәясәтләрен анализлаган.

Мәртхан Дүндар татарларның башлыча Япония, Корея һәм Кытайга мөһаҗирлекләрен тикшергән. Милләттәшләребезнең бу илләрдә төзегән мәктәпләре, мәчетләре, иҗтимагый корылышлары хакында кызыклы мәгълүматлар китергән. Япониядә «Мәхәллә-и исламия» исемле беренче татар типографиясе оештырылу, «Яңа япон мөхбире» журналы, «Игълан-ы хакыйкать» газеталарының чыгарылуы, беренче Коръән-и Кәрим китабы басылу турында язган.

Автор әйтүенчә, Ерак Көнчыгыш татарларының күбесе сәүдә белән шөгыльләнгән, тукыма, кием-салым сатканнар, араларында такси фирмасы корып җибәрүчеләр дә булган. 1950 еллардан соң Япония Икенче бөтендөнья сугышы турында кинофильмнар төшерүгә зур игътибар бирә башлагач, татар яшьләре әлеге фильмнарда роль алганнар, алар арасыннан профессионал кино артистлары да чыккан.

Мәртхан Дүндар Япониядәге төрки халыклар тарихын егерме ел өйрәнә. Шушы чор эчендә ул Япония белән тыгыз элемтәдә тора. Татарлар корган «Мәктәби-исламия» мәктәбенең складында кырык сандык һәм капчыклар эчендә меңнән артык фотография таба. Әлеге китапның барлыкка килүенә әнә шул фотосурәтләр сәбәпче була. Ул аларны Ерак Көнчыгыштан Төркия һәм АКШка күченгән татарларга күрсәтеп, фотоларда кемнәрнең сүрәтләре чагылганын язып ала. Китапта аларга да урын бирә.

Китап Анкара университеты Азия-Тын океанны өйрәнү үзәге һәм Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы каршындагы чит илләрдәге төрки һәм тугандаш халыклар идарәсе тарафыннан ике телдә — төрекчә һәм инглизчә нәшер ителгән. Автор китапта татар-башкортларны «төрекләр» дип искә алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100