news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград шәһәрендә мөселман хатын-кызларының роле турында сөйләштеләр

Шәһәрдә мөселман хатын-кызлар форумы башланды.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Димитровград шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете мәхәлләсе мөселман хатын-кызлар форумы оештырды. Ул Идел буе Болгардәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга һәм җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларның роле темасына багышланган иде.

Форумда шәһәр җитәкчелеге, Россия мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, өлкә региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Казанның Россия Ислам университеты мөгаллимнәре катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Очрашуда халыкны рухи-әхлакый тәрбияләү, дини белем бирү, традицион исламны җәелдерү мәсьәләләре каралды. Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина бәйрәмне халыкчан мөнәҗәтләре белән бизәде.

Форумда катнашучылар әлеге күркәм чараны оештырганы өчен Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100