news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташлары музее ачылырга мөмкин

Борынгы каберташлар тупланган каталог унбиш томлык булып бастырылачак.

Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташлары музее ачылырга мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташларын музеен булдыру күздә тотыла.

«Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чоры ташлары әле дә исән. Бөтен дөньяда шундый тәҗрибә бар: иске таш музейга куела, ә аның урынына күчермәсе ясап куела. Бәлки, киләчәктә шундый музей да булыр. Нөсхәләрне киләчәк буынга күреп калырга мөмкинлек булыр иде», — диде Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Дания Заһидуллина.

Аның әйтүенчә, Мирасханә язма һәм музыкаль мирас үзәгендә каберташ язмаларыннан торган каталоглар бар, аларны 1940-1950 еллардан ук галимнәре туплаган булган. «Шуларны җыеп, бастырып чыгару проекты бар. Без аны тормышка ашырырбыз дип уйлыйбыз. Якынча унбишләп китап чыгару күздә тотыла», — диде галимә.

Филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов соңгы дүрт елда илледән артык зиратларны өйрәнгән: Киров, Самара, Саратов өлкәләре, Казахстан, Үзбәкстан. «Барлыгы 80гә якын авыл зиратларын йөреп чыктык. Җыйган мәгълүматлар буенча электрон каталогны төзү эшләре бара», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Хәзерге вакытта Татарстанда өч меңгә якын зират бар, шуларның 500е — тарихи зират булып санала. Җир астында күмелеп калган ташлар да бар, алар әйбәтрәк сакланган. Иң борынгы каберташ XIII гасырга карый, без, нигездә, XVIII–XIX гасыр каберташларын өйрәнәбез», — диде Азат Ахунов хәбәрчегә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100