news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирасханә фонды «Әлислах», «Вакыт» татар матбугатын киң җәмәгатьчелеккә чыгарачак

Кызыксынучылар милли газета һәм журнал мәкаләләренең бүгенге графикага күчерелгән һәм шәрехләнгән текстлары белән таныша алачак.

Мирасханә фонды «Әлислах», «Вакыт» татар матбугатын киң җәмәгатьчелеккә чыгарачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мирасханә Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «XX гасыр башы татар вакытлы матбугаты» проекты ачылган.

«Иске графиканы танымаган, әмма мәгълүмат алырга теләгән укучылар да бар. „XX гасыр башы татар вакытлы матбугаты“ проекты нәкъ шундыйлар өчен. Алга таба биредә „Шура“, „Икътисад“, „Әлислах“, „Вакыт“ кебек журнал-газеталарыбызның мәкаләләре урнаштырыла. Бу материалларны сайтка кую эше әле яңа башлап җибәрелде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.

Аның әйтүенчә, «Яшен», «Яңа Япон мөхбире», Симферопольдә басылган» Гасре мөселманлык» журналы кебек өч дистәдән артык газета һәм журналлар укучылар игътибарына инде тәкъдим ителгән.

«Тәҗрибә шуны күрсәтә, соңгы чорда укучылар арасында вакытлы матбугат мәгълүматлары белән кызыксыну өстенлек итә. ХХ гасыр башында чыккан татар газета-журналлары битләреннән шул чорның төрле өлкәләренә караган мәгълүмати фактлар белән танышырга мөмкин. Сайтның бер сәхифәсе тулысы белән XX гасыр башы вакытлы татар матбугатына багышланган», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100