news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исхаков: Татарларга багышланган әңгәмәләрдә генетик тикшеренүләр мәсьәләсе күтәрелә

Әңгәмәләр сериясенә башка төбәкләрдәге галимнәрне дә чакыру ниятләнә.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә «Татарлар» тапшыруында татарларның килеп чыгышына, язмышына багышланган әңгәмәләр сериясендә генетик тикшеренүләр мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков әйтте.

«Һичшиксез, генетик тикшеренүләр мәсьәләсен карарга кирәк. Күп кенә Мәскәү галимнәре генетика белән шөгыльләнә башлады. „Татарларның генетикалары төрле“ дип яза башладылар. Шул мәсьәләне тикшерергә кирәк — кайда дөреслек, ничек аңлатырга. Генетика мәсьәләсе буенча фашизм идеологиясе дә килеп чыгарга мөмкин бит, әгәр биологик юл белән китсәң. Милләт бит ул биологик масса түгел, без мәдәни масса», — диде этнолог.

Дамир Исхаков тапшыруларда катлаулы мәсьәләләр каралачагын әйтте. «Себер татарлары, Әстерхан татарлары кемнәр алар? Ни өчен Әстерхан татарлары арасында бер өлеше нугай дип язылырга уйлый? Ни өчен себер татарлары арасында аерым халык булырга теләүчеләр бар? Керәшеннәр мәсьәләсенә дә тукталабыз. Барысын да сөйләргә кирәк», — диде.

Галим сүзләренчә, әңгәмәләр сериясенә башка төбәкләрдәге галимнәрне дә чакыру ниятләнә. «Аларның карашлары башка төрле булса да, шәхсән мин башка караштан курыкмыйм. Сөйләтергә кирәк. Себер татарлары арасында үз галимнәре бар, аларны да тыңларбыз», — диде.

Дамир Исхаков фикеренчә, татарлар турында гади халыкка да барып җитәрлек юкарак яңа хезмәтләр дә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100