Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәйзелхак Ислаев: Бездә Алтай эзләре атамаларда сакланган
«Кечкенә генә Пермь төбәгендә әллә ничә төрки кабиләләр булган», — диде тарихчы галим.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә «Татарлар» тапшыруында тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев Пермь якларында Алтай эзләре атамаларда сакланганы турында сөйләде. Ул бүген татарлар этногенезына багышланган әңгәмәләр сериясенең беренче тапшыруында катнашты.
«Мин Пермь татары, безнең тел әдәби татар теленнән аерыла, үзенчәлекле. Бездә Алтай эзләре шулкадәр кызык сакланган. Ул елга исемнәре. Иң билгеле төрки кабиләләрнең берсе — Талас кабиләләре. Безнең Пермь ягында Талас дигән ике елга бар. Бабалар шунда яшәгән, хәзер дә яшәп яталар. 3-4 гасырда ук бабаларыбыз шушы җирләргә килеп урнашканнар. Ничек булса да, буыннан буынга, юкка чыкмыйча сакланганнар», — диде.
Сәясәт белгече Руслан Айсин, сүз уңаеннан, Талас елгасы тарихка кергәнен искәртте. Талас сугышы булган. 751 елда гарәп хәлифәте кытайлар белән сугышканын, хәлифәтнең чиге Талас елгасы белән бәйләнгәнен билгеләп үтте.
Фәйзелхак Ислаев Алтынный дигән зур рус авылы булганын әйтте. «Ә элекке заманда бит Алтайны Алтын ай дип әйткәннәр. Талас елгасы шушы ук авылның кырыеннан башланып китә. Әгәр тарихны карасак, тамырларыбыз шулкадәр тирән. Анда керсәң, чыгып булмый», — диде.
Тарихчы кыпчаклар эзе дә булганын әйтте. «Кыпчакларның бер төркемен «сарын» дип атаганнар. Зәңгәр күзле, сары чәчле булганнар. Сарыз дигән елга да бар бездә. «Кечкенә генә Пермь төбәгендә әллә ничә төрки кабиләләр булган», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз