news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт дәүләт педагогика университетында татар телен өйрәтәчәкләр

Теләүчеләр өчен түләүсез курслар 20 февральдә башлана.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар уздырылачак. Алар Каюм Насыйри Институты белем бирү һәм мәдәни үзәгендә атнага бер тапкыр була. Бу хакта Казан Федераль университетының рәсми сайтында хәбәр ителә.

 Дәресләр һәр дүшәмбе сәгать 17.30 дан 19.30 га кадәр барачак. Укулар өч ай дәвам итәчәк, курслар тәмамланганда тест үткәреләчәк hәм сертификат биреләчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot