news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лена Тябина: Хөсәен Ямашевның хатыны Тукай белән Зәйтүнәне кавыштырырга хыялланган

Хәдичә Ямашева Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдованың чыгышлары — Чистай өязеннән.

Лена Тябина: Хөсәен Ямашевның хатыны Тукай белән Зәйтүнәне кавыштырырга хыялланган
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина сүзләренчә, беренче татар большевигы, журналист Хөсәен Ямашевның хатыны Хәдичә Ямашева дус кызы Зәйтүнә Мәүлүдованың шагыйрь Габдулла Тукай белән бергә булулары турында хыялланган.

«Хәдичә Зәйтүнәне Габдулла Тукай белән берничә тапкыр очраштырырга теләгән. Алар икесе дә Чистай өязеннән дус кызлар була», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тукай әдәби музеенда Хөсәен Ямашев тууына 140 ел тулуга багышланган дәрестә Хәдичә Ямашеваның татар кызлары арасыннан Казанда беренче теш табибы булуын, Россия тарихында беренче мәртәбә уздырылачак мөселман хатын-кызлары корылтаен оештырып йөрүен, «Шимбәчеләр түгәрәге» дигән иң беренче татар спектаклендә уйнаганын әйттеләр.

Лена Тябина Хөсәен Ямашевның Хәдичәгә өйләнү мизгелен дә искә алды. «Хәдичәгә кияүне алдан күрсәтмиләр. Аның „Казаннан Хөсәен“ икәнлеге генә билгеле була. Әмма алар бер тапкыр күрешкән булып чыга: туй булырга берничә атна кала аларга бер хат ташучы килә, әтисенә конверт тапшыра. Ул егет Хөсәен булып чыга. Бу турыда Ямашевка багышланган Атилла Расихның „Ямашев“ тарихи романыннан беләбез», — ди ул.

Музей хезмәткәре Хөсәен Ямашевка багышланган музей юк дип әйтте. «Җәмәгатьчелеккә күрсәтерлек материаллар да юк дип беләм. Юбилее музей-дәрес буларак кына үтте, башка җирдә ишетелмәде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Хөсәен Ямашевны искә алу кичәсе экскурсия-дәрес форматында оештырылды, чөнки әдәбият програмаларында бик аз мәгълүмат бирелгән яки бөтенләй төшеп калган шәхесләргә күбрәк игътибар итәргә, мәктәп укучыларын татар шәхесләренең тормышы, иҗаты белән кызыксындырырга тырышабыз», — диде Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100