news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск татарлары автономия бинасын киңәйтү өчен ярдәм сорый

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиле Магнитогорск шәһәре татар автономиясе җитәкчесе белән очрашты.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Магнитогорск татар автономиясе җитәкчесе Кадиминур Таһиров белән хезмәттәшлек турында сөйләште. Алар Магнитогорск татарлары автономиясе бинасы мәйданын киңәйтү мәсьәләсе турында да фикер алышты. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бина шәһәр үзәгендә урнашкан, аның койма белән әйләндереп алынган мәйданы бар. Хәзерге вакытта бинаның бер өлеше буш тора, элек анда китапханә булган. Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Шулай ук яклар Екатеринбургта һәм Магнитогорскида уза торган татар фестивальләре, ике якның да иҗат коллективлары актив катнашуы өчен конкурслар буенча оператив мәгълүмат алмашу турында килеште. Мәсәлән, Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге җыр конкурслары, «Хәтер» конкурсы, ә Екатеринбургта «Урал сандугачы», «Шома бас» бәйгеләре уңышлы уза.

Очрашу ахырында яклар Татарстан һәм Магнитогорск шәһәре предприятиеләре арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне дә көчәйтү хакында да искәрттеләр, диелә бу хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100