news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хатлар йорты» татар телендәге открыткалардан торган яңа коллекциясен тәкъдим итте

Әлеге открыткаларның күпчелеге әниләргә багышланган.

«Хатлар йорты» татар телендәге открыткалардан торган яңа коллекциясен тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да татар телендә открыткалар чыгара торган «Хатлар йорты» оешмасы яңа коллекциясен тәкъдим итте.

«Безнең яңа 24 открытка чыкты. Аларның төп үзенчәләге — ак фонда ясалу. Алдагы коллекцияләр белән чагыштырганда ак төскә һәм минимализмга игътибар бирдек. Ул күпкә отышлырак. Татар халкы чуарлыкны яратса да, бөтен дөнья минимализмга омтыла. Яңа открыткаларның күбесе әниләргә багышланган, чөнки аларга ихтыяҗ зур», — дип сөйләде «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйкова.

Аның сүзләренчә, татар открыткаларын сату күпкә отышлырак, чөнки ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бер төрле итеп эшләп була. «Сүзне төгәл кулланып язсаң, бер үк открытканы бик күп кешегә бүләк итеп була, Мәсәлән, „кадерлемә“, „җанашка“, диелгәннәрен кемгә дә биреп була», — ди Энҗе Садыйкова.

Җитәкче сүзләренчә, открыткада иң мөһиме — сүз. Алар татарларда гына файдаланыла торган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кулланган. Алар сәбәпсез генә бүләк ителә торган открыткалар да тәкъдим итә.

«Хатлар йорты» татар телендәге открыткалар чыгару белән алты ел шөгыльләнә. Оештыручылар хат язуны яңадан кулланылышка кертүне, бөтен кешегә дә бүләк итәрлек открытка ясауны максат итеп куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100