news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар телен һәм мәдәниятен белү буенча интеллектуаль бәйге узачак

«Чикләвек» интеллектуаль команда уены 28 ноябрьдә уза.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татар теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган «Чикләвек» интеллектуаль команда уены 28 ноябрьдә Мәскәүдә узачак, дип сөйләделәр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

Конкурс бер үк вакытта 16:00 сәгатьтә Zoom онлайн-форматында һәм турыдан-туры Кызыл Октябрьдә Старт Хабта Берсенев яр буе (№6, стр. №3, 4нче кат) адресы буенча узачак.

Ярышларның приз фонды 132 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләр «татар бизәкләре булган» кием-салым, сувенирлар һәм башка товарларга акча сертификатлары алачак.

Бер командада катнашучылар саны кимендә алты кеше булырга тиеш. Катнашу бушлай, сылтама буенча 20 ноябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100