news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде

Гүзәл затлар «Каз өмәсе» йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәтте.

Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде
https://www.instagram.com/emet73tat/

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы милли йолаларыбызны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру буенча зур эш башкара. Илүсә Коломак җитәкчелегендә гүзәл затлар «Каз өмәсе» йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәтте.

«Өмет» газетасының инстаграм сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, Инза районында казлар быел бигрәк тә иртә өлгергәннәр. Милли киемнәр кигән хатын-кызлар казларны су буена алып төшеп, салкын су белән чайкады. Ә өлкән апалар белән бала-чага, йолага тугры калып, су буена илтүче сукмакка каз каурыйлары сибеп баралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100