Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңарыш» газетасының элеккеге хезмәткәре Ринат Батталовка мемориаль такта куелачак
Ринат Батталов (1948-2018) - шагыйрь, журналист, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ижевскида Гагарин урамындагы 37 нче йорт фасадына шагыйрь, журналист, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, «Яңарыш» газетасында озак еллар эшләгән хезмәткәр Ринат Батталовка (1948-2018) истәлек тактасы куелачак. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.
«Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасованың Ринат Батталовка мемориаль такта кую турындагы үтенечен Шәһәр хакимияте хуплады. Бу йортта ул 20 елдан артык яшәде. Хәзерге вакытта биредә хатыны һәм кызының гаиләсе гомер итә», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз