news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан татарлары Аксакаллар шурасы рәисе мактау билгесе белән бүләкләнде

Әлеге мактау билгесе икътисад, җитештерү, фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, юриспруденция һәм илнең башка тармакларында күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен пенсия яшендәге гражданнарга тапшырыла.

Үзбәкстан татарлары Аксакаллар шурасы рәисе мактау билгесе белән бүләкләнде
https://prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллинга тантаналы шартларда «Мехнат фахрийси» (Хезмәт ветераны) мактау билгесе тапшырылды.

Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мактау билгесе белән икътисад, җитештерү, фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, юриспруденция һәм илнең башка тармакларында күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен пенсия яшендәге Үзбәкстан Республикасы гражданнары бүләкләнә.

Республика дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар, Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләре, ветераннар, Ирригацион институт студентлары җыелган Үзбәкстан Республикасы Су хуҗалыгы министрлыгы залында бүләкне су хуҗалыгы министры Шавкат Хамраев тапшырды.

Рим Гыйниятуллин Үзбәкстан һәм Татарстан арасында туганнарча элемтәләрне ныгытуда зур роль башкарган. Ул җитәкли торган Шура татар халкының традицияләрен, йолаларын, туган телне саклауда зур ярдәм күрсәтә. Рим Гыйниятуллинны Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Әхтәриев тә котлады, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100