news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Бурса шәһәре 2022 елда төрки дөньяның мәдәният башкаласы игълан ителде

ТӨРКСОЙ оешмасының төрки мәдәният министрлары шурасының утырышы 2020 елда төрки дөнья мәдәният башкаласы булган Хивада (Үзбәкстан) үткәрелде.

Төркиянең Бурса шәһәре 2022 елда төрки дөньяның мәдәният башкаласы игълан ителде
https://www.turksoy.org

(Истанбул, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең тарихи Бурса шәһәре 2022 елда төрки дөньяның мәдәният башкаласы игълан ителде.

2022 елда борынгы Бурса шәһәрен төрки дөньяның мәдәният башкаласы итеп игълан итү карары  ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXVIII утырышында кабул ителде. Тәкъдим белән Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәһмәт Нури Эрсой чыкты. Бу хакта ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы матбугат үзәге һәм Төркия матбугаты хәбәр итә.

ТӨРКСОЙ оешмасының төрки мәдәният министрлары шурасының утырышы 2020 елда төрки дөнья мәдәният башкаласы булган Хивада (Үзбәкстан) үткәрелде. Анда төрек министры Бурса шәһәренең алдагы елда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булырга лаек икәнен әйтеп, үз кандидатурасын белдерде.

«Бурса — Госманлы империясенең беренче башкаласы. Тарихы һәм архитектурасы, матур табигате белән күпләрне сокландыра. Ул ЮНЕСКО исемлегенә кергән объектлары, тарихи мәчетләре, егермедән артык музее, урман-күлләре, шарлавыклары белән игътибар үзәгендә. Бурсада тарихи тәмләткеч сәүдәсе юлы белән тарихи Ефәк юлы кисешкән, биредә сәүдәнең йөрәге типкән, төрле мәдәниятләр очрашкан һәм бүген дә мөһим сәүдә үзәге булып тора», — дип чыгыш ясады ул. 

Җыенда Хива мэры Темур Дәүләтов Бурса мэры Алинур Акташка «Төрек дөньясы мәдәният башкаласы» исемен тантаналы шартларда тапшырды. Алинур Акташ 2022 елда бөтен төрки дөньяны Бурса белән таныштырырга, кунак итәргә әзер булуларын белдерде.

Фотолар ТӨРКСОЙ оешмасының веб сәхифәсеннән — https://www.turksoy.org адресыннан алынды

 

Бурса – Төркиядә зурлыгы буенча дүртенче шәһәр. Ул Истанбулга - 153 км, Анкарага 387 км. ераклыкта, Мәрмәрә диңгезе белән Улудаг тавы арасында урнашкан. Халык саны — 3.101.833. «Иң яшел шәһәр» статусына ия. «Яшәр өчен иң уңайлы» шәһәрләр арасында Төркиядә беренче урында, дөнья буенча 28 нче урында тора.

Төркиянең иң зур сәнәгать һәм автомобиль җитештерү үзәге. Tofaş-Fiat, Renault, Peugeot кебек җиңел автомобильләр һәм «Кобра Гүләриз» автобуслары җитештерү заводлары, Bosch, Karsan Otomotiv фабрикалары бу шәһәрдә урын алган. Кайберләре белән Татарстан сәнәгатьчеләре дә хезмәттәшлек итә.

Бурса 1335-1363 еллар арасында Госманлы дәүләтенең башкаласы булып торган. Биредә б. э.кадәр 4000 елларда ук торак пунктлары булуы билгеле. Дөньяда беренче сөлге бу калада эшләнгән. Шәһәр ерак гасырлардан бирле табигый ефәк җитештерү буенча мәшһүр. Текстиль секторы да алга киткән төбәк буларак экспорт буенча Истанбулдан соң икенче урында тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100