news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары мохтарияте рәисе Рәмис Сафин Иҗтимагый палата әгъзасы булды

Рамис Сафин Палатаның милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссиядә эшләячәк.

Ульяновск татарлары мохтарияте рәисе Рәмис Сафин Иҗтимагый палата әгъзасы булды
Рамил Гали

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин быел кабат Ижтимагый палатага әгьза итеп сайланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Быелгы составтагы 45 әгъзаның дүртесе татар милләтеннән. Шулар арасында Рамис Сафин Палатаның милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгьзасы була. Узган еллардагы зур хезмэте өчен, ул бүген шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән.

Бүген Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасының өченче чакырылышының беренче утырышы узды. Ачылышта, Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин билгеләп узганча, составка 45 кеше керде. Алар арасында шәһәрдә уңышлы гына эшләп килүче милли оешма җитәкчеләре дә бар.

«Төбәктәге милли тотрыклылык, дустанә мөнәсәбәт нәкь менә милли оешма җитәкчеләреннән тора», — диде Шәһәр Думасы рәисе И.Ножечкин да узенең тәбрикләү сүзендә:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100