news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән китапханәсе җитәкчесе: Татар китаплары бездә тузанланып ятмый

Бөтендөнья татар конгрессы Төмән өлкәсе китапханәсенә татар китаплары җибәргән.

Төмән китапханәсе җитәкчесе: Татар китаплары бездә тузанланып ятмый
http://tatar-congress.org

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән Төмән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәсе җитәкчелеге татар китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татар китапларына бездә ихтыяҗ бик зур, алар бездә тузанланып ятмыйлар. Мәсәлән, соңгы вакытта Каскара, Ямбай, Муллаш авылы китапханәләреннән Мостай Кәрим, Муса Җәлил, Габдрахман Әбсәламов һәм җирле авторлар — Якуб Зәнкиев, Булат Сөләймановның әсәрләрен сорыйлар», — ди китапханә директоры Роза Арутюнян.

Төмән өлкәсенең «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Винзили бистәсендә эшли торган Төмән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәсенә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан җибәрелгән татар китапларын тапшырган.

Роза Арутюнян.китаплар өчен рәхмәт белдергән.

Шул арада китапханә хезмәткәрләре яңа китапларны укучыларына тәкъдим итеп, күргәзмә төзеделәр, дип яза Рәүфә Кангазина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100