news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамай Юлдашев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Милли активистка бүләк татар милләтенә керткән хезмәтләре өчен бирелгән.

Рамай Юлдашев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Рамай Юлдашев

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә «Марий Эл Республикасының татар авыллары тарихын өйрәнү һәм татар төбәкне өйрәнү үсеше» беренче бөтенроссия конференциясендә сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашевка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Бүләк аңа татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен бирелгән. «Мин исемлектә 1054 нче кеше. Медальгә үземне лаек дип уйлыйм. Утыз ел „Азатлык“ татар милли хәрәкәтендә, ун елдан артык төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәтендә актив катнашам», — диде.

Рамай Юлдашев 1993-1998 елларда «Азатлык» татар яшьләре берлеге бүлеге рәисе булганын искәртте. «1996-1997 елларда „Ягымлы яз“ татар яшьләре фестивален оештыруда өлешемне керттем. 1997-2004 елларда „Шәрыкъ“ татар яшьләре клубында эш алып бардым. Татарстанда, Башкортстанда өч мәртәбә сәяси ачлыкларда булдым. Марий Элда бик күп сәяси вакыйгаларда катнаштым», — дип сөйләде. 

Рамай Юлдашев 14 ел буе Марий Элда «Мин татарча сөйләшәм», «Мин марича сөйләшәм» акцияләрен оештыручы булуын әйтте. Киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.

«Төбәкчеләр буенча проект төзим. Марий Элда татар авылларының тарихын, фольклорын да кертеп, зур итеп җыентык чыгарырга иде, төбәк өйрәнүчеләрне шуңа әйдим. Аннары Йошкар-Оладан алты чакрым ераклыкта Мендур дигән полигонда репрессиягә эләккән 60 тан артык татар җирләнгән, акча җыеп, исемнәре белән һәйкәл куйдыру нияте бар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100