news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда танылган галим Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар

«Ул татарны сәламәт һәм бакчалы икән шәхес», — диде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Бүген Казанда танылган галим Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, икътисадчы Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар. 

«Татар дөньясы зур югалту кичерә. Фарсель абый укытучы булырга теләгәнен әйткән иде, радио-телевидениедә игенчелек өлкәсендә тапшырулар алып барды. Сәләтле кеше бар җирдә дә сәләтле диләр, бу сүзләр аның турында», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Хушлашу мәрасимен Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

Фарсель абыйның хатыны Венера ханым аның соңгы вакытта чыккан китапларын компьютерда җыярга булыша торган булган. «Радиога бәйрәмгә барган кебек бара иде. Аны бөтен җиргә чакырып тордылар. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде, кешеләргә ярдәм сорап бармады. Тыйнак, сабыр иде. Булганыннан канәгать булды», — диде хәләл җефете.

«Күп авырлыклар күрде, сәламәтлеге дә булмады. Ел саен хастаханәләрдә ятты, ике көнгә бер гел янына барып йөрдем. Соңгы вакытта җомга көнне бардым, телефоннан догалар тыңлаттым», — дип искә алды Венера ханым.

Актаныш районы идарә аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов Фарсель абыйның күпкырлы шәхес булуын әйтте. «Без аны яратып Фарсель абый дип эндәшә идек. Аның белән һәрвакыт төрле темага сөйләшеп була иде. Ул Актанышка кайтса безгә бәйрәм була. Балаларны ярата иде. Райондагы очрашуларга гел йөрде», — диде ул.

«Якташ булу өстәвенә ул миңа остаз да булды. Терлекчелек фәненнән укытты. Без аның белән даими диярлек очрашып тордык. „Салават күпере“ журналы редакциясенә кереп, Рөстәм Мингалим белән бергә күрешә идек. Мин Фарсель абыйны мәрхәмәт иясе дип әйтер идем», — диде «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон.

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, Фарсель Зыятдинов соңгы тапшыруын 20 майда студиягә килеп яздырган. «Халыктан килгән сорауларга ул өйгә кайткач та җавап биреп утырган. Авызында сүзе, күзендә яше булды. Ул татарны сәламәт һәм бакчалы икән шәхес», — диде ул.

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Фарсель абыйны мал, дан җыймавын билгеләп үтте. «Кешеләргә ярдәм итүне бурычы дип санады. РКБның табибы Рафаэль әфәндегә, Актаныш башлыгы Энгель Нәваповичка рәхмәт әйтәсе килә. Венера апа Фарсель абыйны сабый баланы караган кебек карады», — диде ул.

Фарсель абыйның озатырга уллары Айдар, Айнур, оныклары Илнур, Гүзәлия һәм башка туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде. Фарсель Зыятдиновны, үзенең үтенече буенча, Биектауның мөселман зиратында — беренче хатыны Фирая Зыятдинова кабере янында җирләргә алып киттеләр.

  • 21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул биредә ятты.

Язучы, икътисад белгече, икътисад фәннәр докторы (2002), профессор (2010), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007) һәм атаклы бакчачы Фарсель Сәхәп улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа.

1964–1970 елларда Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында эшли, 1970–1986 елларда Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтында бүлек мөдире, бер үк вакытта Казан университетында укыта (1978–1987).

1986 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 2004 елдан житештерү икътисады кафедрасы профессоры, 1993 елдан Татар энциклопедиясе институтында (2003 елга кадәр икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлеге мөдире), 2003 елдан Икътисад, идарә итү институтында эшли.

16 августта Казанда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100