news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көньяк Сахалин шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте музее ачылды

«Үзебезнең Татарстаннан булуыбыз белән горурланабыз», — ди Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.

Көньяк Сахалин шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте музее ачылды
Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Көньяк Сахалин шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте этнографик музее ачылды.

Музей ачылышы турында Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. «Көньяк Сахалин шәһәре мэры Сергей Александрович Надсадин тырышлыгы белән без ачылдык! Бик зур рәхмәт сезгә!» — диелгән анда.

Инстаграмда шулай ук «Острова» бөтенроссия яшьләр форумында катнашучы Татарстан яшьләре белән видеолар да урнаштырылган. «Бүген бездә кунаклар. Шушы уңайлы музейда якташларыбыз булуына шатланабыз. Үзебезнең Татарстаннан булуыбыз белән горурланабыз», — ди Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.

Музейда «Татарлар тарихы» китабы, татар халкының милли киемнәре, Сахалинга Татарстаннан күченеп килгән, Кызыл Байрак ордены алган Нәгыймә Хәмзинаның 1908 елгы хезмәт кенәгәсе һәм башка экспонатлар бар. 


news_right_1
news_right_2
news_bot