news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе дәүләт бүләгенә лаек булган

Дәрәҗәле исемнәрне һәм бүләкәрне өлкә башлагы Алексей Текслер тапшырган.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова "Чиләбе өлкәсе алдындагы казанышлары өчен" бүләгенә лаек булган. Бу хакта җирле Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Дәүләт бүләкләрен кичә, 16 июль көнне өлкә башлыгы Алексей Текслер тапшырган. 
 
  • Лена Колесникова Татар конгрессы җитәкчесе булуы өстенә, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару органы депутаты вазифасын да башкара. Күптән түгел ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  
  • Аның тырышлыгы һәм ярдәме белән өлкәдә "Татар кызы" бәйгесе оештырылды. Хәзер конкурс халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot