news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда татар шагыйре Рәшит Гатаулинны искә алалар
Аның тууына 70 ел тулды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВнокласснРСвЂВВВВВРєРСвЂВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән талантлы татар шагыйре Рәшит Гатауллинның тууына 70 ел тулды.
Шушы уңайдан республикада аны искә алу чаралары башлана.
Рәшит Гатауллинны киң җәмәгатьчелек бик белеп тә бетерми. Әмма бу аның иҗатының кимчелегеннән түгел, ә бары тик аның артык тыйнак булуыннан гына.
Рәшит Гатауллин татар әдәбиятындагы күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташның бертуган абыйсы. Башкортстанның Кушнаренко районының Марс исемле бик матур татар авылыннан алар. Энесе Рәдифкә иң якын ярдәмче һәм киңәшче булса да, үзе әдәби иҗатка соңлабрак килә Рәшит. Мәктәп аттестаты алганчы, җитди тормыш мәктәбен үтә. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегендә белем ала ул. Аны тәмамлагач, Миякә районыда укытучы мәктәп директоры хезмәтендә була.
70нче елларда үзенең туган ягы – Кушнаренко районына кайта Р. Гатауллин. Анда да укытучы да була, директор вазыйфаларын да башкара, шигъри иҗаттан да аерылмый талантлы милләттәшебез. Әле 1968 елда ук “Беренче карлыгачлар” җыентыгында Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар белән бергә аның да шигырьләре дөнья күрә.
1985 елда Рәшит Гатауллин Уфага күчеп килә һәм гомеренң соңгы көннәренә кадәр татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасында хезмәт итә. Әдәби бүлектә эшләгәч, көн саен шагыйрьләр, язучылар белән аралаша, алар хакында язмаларын да бастыра Р. Гатауллин. Үзе дә шигырьләр язудан туктамый талант иясе. Ә 1993 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә ул.
Тууына 70 ел тулу алдыннан үзенчәлекле талант иясенең “Сагышлы моңнар” исемле китабы басылып чыкты. Анда авторның төрле елларда язылган иң яхшы әсәрләре урын алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot