Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Гали һәм Нугай авылларында сәяси корбаннарга һәйкәл ачылды
«Без ул тарихи вакыйгаларны онытмаска һәм гыйбрәт алып, бөтен көчебезне шул тарихи афәтнең кире кайтмавына куярга тиешбез», — ди Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Кичә Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали һәм Нугай авылларында сәяси корбаннар истәлегенә һәйкәлләр ачылды.
Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев «Самара татарлары» сайтында хәбәр иткәнчә, чарага Самардан, Похвистневодан кунаклар килгән. Алар һәйкәлләрне ясаттыручы һәм чараны оештыручыларга рахмәт белдергән.
Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев сүзләренчә, иганәче — авыл җирләре белән шөгыльләнүче фермер Камил Исхаков, изге эшкә мөмкинчелекләр тудыручы — авыл башлыгы Идрис Муллабаев һәм аның ярдәмчесе Кәүсәр Шәйхетдинова.
«Шәхсән үземнән аларга олуг рахмәтләремне белдерәсем килә, чөнки ул сәясәт корбаннары арасында минем бабам Исламгәрәй Асылгәрәев тә бар иде. Әлбәттә, сәясәт корбаннарының күпчелеге нахакка рәнҗетелгән. Шуңа күрә без ул тарихи вакыйгаларны онытмаска һәм гыйбрәт алып, бөтен көчебезне шул тарихи афәтнең кире кайтмавына куярга тиешбез», — ди Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз