news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Себер татарларының «Әмәл» музыкаль альбомының икенче өлеше чыкты

«Әмәл. Чыгарылмаган җырлар» җыентыгында Себер татарлары «Сарман»ны башкара.

Төмәндә Себер татарларының «Әмәл» музыкаль альбомының икенче өлеше чыкты
Рүзил Бикинәев

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Төмәндә Себер татар телендәге беренче музыкаль альбомның өстәмә җыентыгы чыкты. «Әмәл. Чыгарылмаган җырлар» җыентыгы май аенда социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» журналистына альбомдагы җырларга аранжировка ясаучы Рүзил Бикинәев хәбәр итте.

«Әмәл» альбомы филология фәннәре кандидаты, Себер татар теленең грамматикасы авторы Максим Сәгыйдуллин идеясе белән яздыртылган.

  • «Әмәл» сүзе Себер татарларында март аен аңлата. Әмәл аеннан Себер татарларының яңа елы башлана.

Альбомның икенче өлеше җиде җыр һәм өч автобиографик аудиоязмадан тора. Аудиоязмаларда альбомны яздыртуда катнашкан кешеләр сөйли. «Әмәл. Чыгарылмаган җырлар» җыентыгының аудиоязмасында Максим Сәгыйдуллин 2008 елда «Әмәл» дигән студия оештырылганын әйтә. Ул татар бүлегендә укыган талантлы студентлар белән, Себер татар җырларын җырлап, төрле чараларда катнашуларын исенә төшерә.

«2014 елда репертуарыбыздагы җырларны яздырдык, алар шулай ятып калды, җырчы кызлар да як-якка таралышты. Безнең җыелган материаллар, яздырылган җырлар озак кына яттылар, аннары Рүзил Бикинәев дигән яшь, талантлы егет килеп чыкты. Ул бу материалларны эшкәртергә алынды һәм җиренә җиткереп эшләде. Без аны 2019 елда диск итеп чыгардык. 2008 елда башланган эш 2019 елда диск булып чыкты», — дип сөйли Максим Сәгыйдуллин.

«Әмәл. Чыгарылмаган җырлар» җыентыгын Вконтакте социаль челтәрендә тыңлап була. «Әмәл» альбомы диск булып чыккан һәм сатуга әзерләнгән, чыгарылмаган җырларны туплаган җыентык бары тик социаль челтәрдә генә урнаштырылган. Җыентыкта Себер татарларының халык җырлары да, яңа җырлар да урнаштырылган, аерым көйләр генә дә бар. Җыентыкта Себер татарлары башкаруындагы «Сарман» җырын да тыңлап була.

Җырларны башкаручылар: Сөлбия Речапова, Илсөяр Речапова, Сәмпирә Шәрипова. Баянда — Эмиль Камалов, курайда Марат Хәмзин уйный. Җырларны шушы сылтама аша кереп тыңларга мөмкин - https://vk.com/northernace?w=wall165137632_1206%2Fall

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100